Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев XXX җәйге Универсиаданың Бөтендөнья студентлар-яшьләр ярышларында медальләр белән кайтучы спортчылар белән очрашты. Ярышлар Италиянең Неаполь шәһәрендә 3 июльдән 14 июльгә кадәр барды. Яр Чаллы данын Россия җыелма командасы составында дүрт спортчы яклады: Рафаэль Камалов, Булат Габделбәров (тхэквондо ВТФ), Ирина Приходько (йөзү), Юлия Анисимова (хатын-кызлар футболы). Чаллы спортчылары ил җыелмасы копилкасына медаль китерде. Рафаэль Камалов һәм Юлия Анисимова бронза медальләр алдылар. Берьюлы ике бүләк – "бронза" һәм "көмеш"не Ирина Приходько яулады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия җыелма командасы әлеге ярышларда 82 медаль яулады, аларның 14ен Татарстан спортчылары тәэмин итте.
Идел буе дәүләт физик культура һәм спорт академиясе студенты Ирина Приходько "Олимпийский" спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Очрашуда ул үзенең тренеры Ирина Алифашкина белән булды.
Очрашу ахырында спортчыларга һәм тренерларга шәһәр Мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 19 июль 2019, 08:35