Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Ивановна Мельникова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Татарстан Республикасының Яр Чаллы районы Орловка авылында туа. Башлангыч мәктәпнең ике сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында авылда төрле эштә эшли. 1959 елда кияүгә чыга. Озак вакытлар кирпеч заводында эшли. Мария Ивановна лаеклы ялга 1984 елда чыга. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары һәм дүрт оныкчыклары бар. Мария Ивановна юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне аңа Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова тапшырды.

Җомга, 19 июль 2019, 09:01