Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 "Крылатый" сәламәтләндерү лагере базасында "Яшьләр армиясе" II шәһәр профильле хәрби-патриотик сменасы старт алды. Сменада 11 яшьтән 17 яшькәчә булган 45 яшь армияче катнаша. Сменаның максаты-яшьләрдә патриотлык, гражданлык җаваплылыгы һәм Ватанны саклауга әзерлек хисләре тәрбияләү. Слет программасында хәрби-спорт, патриотик, иҗади һәм туристик чаралар үткәрү. Кичә сменаның ачылышы һәм беренче профильле дәресләр узды. Сменада катнашучылар берләшүгә психологик тренинглар үттеләр, Калашников автоматын сүтү-җыю тәртибе белән таныштылар, пневматик винтовкадан атарга өйрәнделәр.

Смена дәвамында катнашучылар хәрби-спорт һәм туристлык полосасын узачаклар, «Лазертаг» хәрби уенында катнашачаклар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашу оештырылачак, үз-үзеңне саклау күнекмәләренә өйрәнәчәкләр, өйрәтү мастер-класслары узачак һәм башка бик күп нәрсәләр турында белем туплаячак. Смена 3 августта тәмамланачак.

Җомга, 19 июль 2019, 09:51