Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокала Эчке эшләр идарәсендә 2019 елның беренче яртыеллыгында оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Яр Чаллы полиция гарнизонының йомгаклау киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев, Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Камил Хәлиев катнашты.

Автокалада барлыгы 3 337 җинаять теркәлгән, 1 518 җинаять тикшерелгән. Җинаятьчелекнең агымдагы дәрәҗәсе 2015 ел күрсәткечләре белән чагыштырсак, ул 2016 ел дәрәҗәсеннән шактый түбән. Әйтик, Чаллыда аерым төр җинаятьләрнең кимүе теркәлгән: үтерүләр - 34,5% (1 яртыеллыкта теркәлгән - 19), көчләү очраклары - 25% (теркәлгән - 3), талаулар - 15% (теркәлгән 68), автомототранспорт ташкыны - 16,1% (теркәлгән - 26), фатир басу 38,1% (теркәлгән-13).

337 җинаять авыр һәм аеруча авыр категориясенә кертелгән. Алкоголь һәм наркотик исереклек хәлендә 44% җинаять кылынган. Хисап чорында хатын-кызлар җинаятьчелеге кимү күзәтелә, җинаять җаваплылыгына тартылучыларның гомуми саны 12,3% тәшкил итә. Элеккечә, авыр җинаятьләрнең йөз процентлы ачылуы тәэмин ителгән: үтерүләр, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү, талау очраклары. Тулаем алганда, шәһәр буенча барлык төр җинаятьләрнең ачылуы 51,1 % тәшкил итте.

Оператив чаралар барышында, шул исәптән «Арсенал» оператив-профилактик операциясе кысаларында да, Чаллы полициясе хезмәткәрләре тарафыннан законсыз әйләнештән биш берәмлек утлы корал, 168 берәмлек сугыш кирәк-яраклары һәм ике граната алынган, 149 наркоҗинаять ачыкланган, ике наркопритон юк ителгән, 1064 административ хокук бозу ачыкланган.

Чара ахырында эчке эшләр идарәсенең алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Җомга, 19 июль 2019, 11:06