Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген Казанда «Закон территориясе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин "Муниципаль район һәм шәһәр округы территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә өлеш керткән өчен" номинациясендә җиңү яулады. Аңа бүләкне Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда конкурста катнашырга республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән 100дән артык кеше теләк белдергән, шуларның 35е иң яхшылар дип табылган. Моннан тыш, чаллылылар тагын берничә номинациядә билгеләп үтелде.

Җомга, 19 июль 2019, 14:13