Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев алданган өлешчеләр өчен йортлар төзелә торган мәйданчыкларда төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Ул төзелеш объектларында – 65/06 һәм 65/10 торак йортларда булды.  Башта шәһәр башлыгы 65/06да «Профит» компанияләр төркеме төзи торган 17 катлы торак йортны карап чыкты. Төзүчеләр төзекләндерү эшләрен төгәлләделәр һәм хәзерге вакытта электр үткәргечләр, вентиляция, сантехника көйләү белән шөгыльләнәләр. Йортны монтажлау 2019 елның декабрендә тәмамланачак.

«Без, әйткәнебезчә, үз кешеләрне ташламыйбыз. 2015 елның 1 гыйнварына 939 алданган өлешчеләр гаиләсе булган, бүген алар 200дән артык калды. Алданган өлешчеләрнең 70%ы безнең актив эшебез нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан әлеге проблема хәл ителде. Без 2020 елда әлеге кискен, социаль проблеманы шәһәр көн тәртибеннән төшерергә бурыч куябыз», - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

10 катлы 65/10 торак йортта 109 алданган өлешче үз фатирларын көтә, биредә буяу эшләре башланды.  Әлеге участокта төзелеш эшләрен "Евростиль" ҖЧҖ алып бара. Хәзерге вакытта объектта 9-10 катны монтажлау, тышкы диварлар урнаштыру, ябу плитәләре, су белән тәэмин итү, канализация магистраль челтәрләрен, подвалда җылыту плитәләрен монтажлау, электр белән тәэмин итү челтәрләрен тоташтыру башкарыла.

Әлеге торак йортларны куллануга тапшыру срогы 2020 елның икенче кварталы.

Шимбә, 20 июль 2019, 10:36