Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Александр Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы Денис Лисицкий Венгриядә узган биология буенча 30 нчы Халыкара олимпиадада көмеш медаль яулады. Олимпиадада дөньяның 78 иленнән командалар катнашты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллы укучысы бүләкне шәхси зачетта алган. Россия укучылары олимпиададан өч "көмеш" һәм бер "бронза" алып кайттылар.

Биология буенча Халыкара олимпиадада ел саен милли олимпиадаларда җиңеп чыккан 15 яшьтән дә кечерәк булмаган мәктәп укучылары катнаша. Барлык катнашучылар да ике көнлек сынау нәтиҗәләре буенча шәхси зачет форматында бәяләнә.

Якшәмбе, 21 июль 2019, 10:17