Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 6946 күп балалы гаилә шәхси торак төзелеше өчен бушлай җир кишәрлекләре бирүгә чиратлар исемлегенә кертелгән. Бүгенге көндә 2608 гаилә участок белән тәэмин ителгән. Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү өчен мәйданы 500 гектардан ким булмаган территория кирәк.

Җир кишәрлекләрен алганда сак зоналары, үләт базлары, сазлык, чокыр һәм башка чикләүләр булмау фактларына игътибар бирелә. "Һәр массив буенча идарә җир кишәрлекләренең торышын өйрәнү, фото һәм видеоматериаллар алу максатыннан урынга чыга. Тукай районының Илбухтино авылында урнашкан 71 га мәйдандагы җир кишәрлекләре муниципаль милеккә тапшырылды", - дип хәбәр итте Ленар Гыйззәтуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елның 10 июлендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан территорияне планлаштыру һәм межалау проекты расланган. Җир кишәрлекләре межалаудан соң, чират буенча, күп балалы гаиләләргә биреләчәк.

Моннан тыш, 29 апрельдә Тукай муниципаль районы Советы тарафыннан Тукай муниципаль районы Калмаш авыл җирлегенең генераль планы расланган. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан җир кишәрлеген рөхсәт ителгән категориягә һәм төргә үзгәртү буенча эш алып барыла.

"Әлеге процедуралар тәмамлангач, Башкарма комитет күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирә башлаячак. Якынча саны-784 җир кишәрлеге. Күп балалы гаиләләргә киләчәктә бирү өчен мөмкин булган яңа җирләрне ачыклау эше дәвам итә", - дип ышандырды Ленар Гыйззәтуллин.

Дүшәмбе, 22 июль 2019, 09:03