Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елның 1 яртыеллыгында Яр Чаллы шәһәренең Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында эшлекле дүшәмбе вакытында бүлек башлыгы Ленар Гыйззәтуллин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, агымдагы елның алты аенда шәһәр бюджетына 365,8 млн сум кергән, керемнәрнең төп өлеше - 70% - җир участоклары өчен аренда түләүләре.

Муниципаль милек күләме 21,4 млрд сумнан артык тәшкил итә, милек тиешле тармакларга муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр тарафыннан беркетелгән. Хәзерге вакытта шәһәр территориясендә устав эшчәнлеге алып барыла: 271 муниципаль учреждение; 16 муниципаль предприятие; ике ачык акционерлык җәмгыяте; бер җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. 

«Хуҗалыксыз күчемсез милекне ачыклау буенча даими эш алып барыла. 14 хуҗасыз объект ачыкланды, шуларның 6сы муниципаль милек хокукын теркәү һәм хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү максатыннан исәпкә куелды», - дип билгеләп үтте Ленар Гыйззәтуллин.

Моннан тыш, суд тәртибендә 16 объект буенча муниципаль милек хокукы таныла. Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге милкенә законда күрсәтелгәнчә мирас итеп алу тәртибендә торак биналарны күчерү буенча эш дәвам итә. Хәзерге вакытта 7 фатирга мирас турында таныклык алу максатыннан эш алып барыла. Муниципаль милекне нәтиҗәле файдалану максатыннан 240 мең кв метрдан артык муниципаль милек түләүсез файдалануга тапшырылган, шул исәптән социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен дә. Арендага 37,2 мең кв м мәйдан бирелгән.

Хисап чорында муниципаль милекне арендага бирүдән кергән гомуми керем 35 млн сумнан артык тәшкил иткән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш - 6%. Шәһәр бюджетына казна милкен арендалаудан 17 млн. сум кергән, бу 4,3% ка үтәлгән. узган елгы күрсәткечтән күбрәк


Дүшәмбе, 22 июль 2019, 10:03