«Эшлекле дүшәмбе»дә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков Чаллы төзүчеләренең киләсе елларга планлаштырылган масштаблы бурычлары турында хәбәр итте. Быел "Витязь" олимпия резервы спорт мәктәбен капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бу максатларга республика бюджетыннан 145,2 млн сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән. Шулай ук агымдагы елда «Энергетик» мәдәният сараенда 100 млн сумлык ремонт көтелә. ГЭС һәм Гренада бистәсенең мәдәният һәм ял паркында да төзекләндерү эшләре узачак. Ике ял зонасын реконструкцияләүгә республика бюджеты тарафыннан 247 млн сум бүлеп бирелгән.
"Шәһәр бүген бер зур төзелеш мәйданы. Ул әле юл төзелеше өлкәсендә 2 млрд сумнан артык эш алып барылуын әйтмәде. Август аенда без 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, барлык алты балалар бакчасын да «Демография» илкүләм проекты буенча файдалануга тапшырырга тиеш. Илкүләм проектларны гамәли эшләр өлкәсенә күчерсәң, бу-Яр Чаллы шәһәрендәге балалар бакчалары. Бездә тугыз балалар бакчасы капиталь ремонтта, тагын алты яңа бакчага. Алар яңа, идәннәре җылытыла, территория төзекләндерелә. Без шуларның икесен тапшырдык, җидесе калды", - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 июль 2019, 10:40