Яр Чаллыда шосседа велоспорт буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Россиянең якын-тирә төбәкләреннән 200дән артык спортчы катнашты. Ярышларның икенче көне кысаларында Хәсән Туфан проспектында Россиянең танылган велоузышчысы, «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Илнур Закарин Кубогына узышлар узды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 июль 2019, 16:13