Мы в социальных сетях

Яр Чаллы егете Басыйр Ганиев Мәскәү өлкәсенең Солнечногорскида «Территория Смыслов» Бөтенроссия яшьләр форумы оештырган грантлар конкурсында җиңү яулады. "Орион" яшьләр үзәге белгеченең шәхси проекты үз идеясен тормышка ашыру өчен 150 000 сум акча откан. Шулай ук Басыйр Ганиев төбәкара проектны гамәлгә ашыру өчен 2 млн сум күләмендә команда гранты алды. Барлыгы 150гә якын кеше индивидуаль конкурста һәм 50дән артык проект – команда конкурсында катнашты.

Форум мәгариф темасына багышланган иде, ул «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы һәм «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәме белән оештырылды. Форумда барлыгы меңнән артык катнашучы катнашты. Татарстан Республикасыннан чарада 34 кеше чыгыш ясады.

Чәршәмбе, 24 июль 2019, 09:38