Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы (МБРР) тагын 1,6 км коллектор һәм дюкер капиталь ремонты өчен 394 млн сум күләмендә өстәмә финанслау бүлеп бирде. Контракт вакыты 11 айга озайтылачак. 

Өстәмә финанслау турындагы карар Чаллыга экспертлар визитыннан соң  кабул ителде. Әлеге суммага Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Яр Чаллы шәһәре арасында өстәмә килешү төзелде.

Яр Чаллы, «Россиядә ТКХ реформасы» проектында катнашучы 10 муниципаль берәмлекнең беренчесе булып, вакытыннан алда проектның беренче этабын уңышлы узды. Проектта катнашу өчен шәһәр тарафыннан барлык шартлар да үтәлгән. Киләсе этапта шәһәрнең су һәм канализация челтәрләрен яңарту буенча биш проект уңышлы якланды. Алар барысы да инспекция тикшерүләре генә түгел, халыкара банк белгечләре тарафыннан югары бәя алды. РФ Хөкүмәте шәһәрнең төп канализация коллекторына капиталь ремонт ясауны финанслау турында Карар кабул итте. 2018 елның мартында "Россиядә ТКХ реформасы" проектын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми озынлыгы 8,4 км булган коллекторның 47 участогында капиталь ремонт эшләрен башкаруга контракт төзелде.

Чәршәмбе, 24 июль 2019, 09:59