Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында автокаланың 29 юл участогында 20 кабатлаучы юл билгесе, 2 светофор, 400 погон метр җәяүлеләр коймасы барлыкка килде, шулай ук өч ясалма тигезсезлек төзекләндерелде. Болар барысы да юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарда юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен эшләнде.

Бүген Чаллыда илкүләм проект кысаларында Муса Җәлил проспекты реконструкцияләнә, Яр Чаллы һәм Тынычлык проспектлары, Әлмәт тракты һәм Абдулла Алиш урамнары капиталь ремонтлана. Быел юлчылар проект буенча 40,9 км яңа асфальт салачаклар. 2019 елга эшләрне финанслауның гомуми суммасы 1 млрд 360 млн сум тәшкил итә, шуның 680 млн сумы-республика бюджетыннан. Хәзерге вакытта барлык эшләрне башкару 58% тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында 2019-2024 елларда федераль һәм төбәк бюджетлары хисабына Яр Чаллы агломерациясенең 100 км автомобиль юлы ремонтланачак.

"Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проекты Яр Чаллыда 2017 елдан бирле гамәлгә ашырылучы "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" федераль өстенлекле проектының дәвамы булды. Ике ел эчендә биредә 104,5 км юл ремонтланган, шул исәптән шәһәр буенча 1 км озынлыктагы федераль юл участогы.

Чәршәмбе, 24 июль 2019, 15:17