Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Пенсия фонды тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен клиент хезмәтеннән башка электрон рәвештә алырга мөмкин. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә уңайлы бу. 2014 елдан башлап Россия Пенсия фонды сайтында начар күрүчеләр өчен версия гамәлгә ашырылган, ә 2017 елдан бирле тавыш ассистенты эшли.

Пенсия фондының дәүләт хезмәтләрен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр төрле ысуллар белән алырга мөмкин.

Иң уңайлысы – өйдән чыкмыйча гына Интернет ярдәмендә хезмәтләрдән файдалану. www.pfrf.ru пенсия фонды сайтында "Гражданинның шәхси кабинеты" аша берничә документ кабул итүгә язылырга һәм заказ бирергә, пенсияне һәм айлык акчалата түләүләрне билгеләү һәм китереп бирү, социаль хезмәтләр җыелмасы (соцпакет) белән эш итү, I төркем инвалидны яки инвалид баланы карау өчен компенсация түләүләрен билгеләү өчен гариза бирергә мөмкин.

Шулай ук Пенсия фонды сайтында «Инвалидларның Федераль реестры» баннеры да бар. Сылтама буенча күчеп www.sfri.ru кулланучы «Инвалидның шәхси кабинетында» төрле ведомство хезмәтләре, шулай ук билгеләнгән түләүләр, шәхси реабилитация яки абилитация программасы үтәлеше турында мәгълүмат ала, сорауларга җавап таба, хезмәт күрсәтү сыйфаты турында фикер калдыра ала. 

Электрон хезмәтләрдән файдалану өчен, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлергә һәм Пенсия фондындагы яки КФҮдәге хисап язмасын расларга кирәк.

Электрон почта адресына язмача җавапны "Гражданинның шәхси кабинеты" бүлегендә язып алырга була. Әгәр кәгазь хат РПФ сайтында күрсәтелгән почта адресы буенча җибәрелгән булса, җавап конвертта киләчәк.

Телдән консультацияләр белешмә телефоннары буенча бирелә (алар Пенсия фонды сайтында "Контактлар һәм адреслар" бүлегендә күрсәтелгән). Инвалидларны кабул итү өчен телефон аша Пенсия фондының күчмә (мобиль) клиентлар хезмәтләре ачыла.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр шулай ук Россия Пенсия фондының күчмә клиент хезмәте микроавтобусларының авыл торак пунктларына чыгу графигы буенча шәхсән кабул итүгә мөрәҗәгать итә алалар.

Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә инвалидларны шәхси кабул итү өчен «уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында кирәкле шартлар тудырылган - биналар пандуслар, махсус коймалар һәм тоткалар, начар ишетүчеләр өчен индукция панельләре белән җиһазландырылган, транспортны парковкалау өчен урыннар каралган, коляскадагы инвалидлар өчен баскычлар бар.

Пәнҗешәмбе, 25 июль 2019, 10:27