Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 августтан "КАМАЗ" мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен канцелярия товарлары җыю буенча хәйрия акциясе старт алды. Мәктәп портфеле комплектының составы традицион булып кала – канцтоварлар: дәфтәрләр, язма кирәк-яраклар, көндәлекләр, пеналлар, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелма һәм башкалар.

Чаллылыларны акциядә катнашырга һәм 22 августка кадәр "КАМАЗ" мәдәният сараена гуманитар ярдәм китерергә чакыралар. Балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшыру тантанасы 23 август көнне 17:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараеның АРТ-мәйданында уза.

Җомга, 2 август 2019, 11:16