Яр Чаллыда мәктәпкәчә учреждениеләр төзү вакыты актив темплар белән бара. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту төркеме очрашуында хәбәр иттеләр. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова уздырды. Киңәшмә эшендә Яр Чаллы шәһәре мэры урынбасары Флера Андреева, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, шулай ук идарә башлыклары катнашты.
Яңа балалар бакчалары Яр Чаллыда ясле яшендәге мең ярымнан артык баланы мәктәпкәчә учреждениеләргә юлламалар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Демография» илкүләм проекты буенча төзелә торган мәктәпкәчә учреждениеләрнең төп бурычы – ясле яшендәге балалар өчен учреждениеләрдә мәҗбүри рәвештә урыннар булдыру», – дип ассызыклады Татьяна Ларионова.
Татарстанның 29 мәктәпкәчә учреждениесен быел «Демография» илкүләм проекты кысаларында тапшыру планлаштырыла. Алар алты меңнән артык урынга исәпләнгән, шуларның өч меңе – нәниләр өчен.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 25 июль 2019, 15:40