Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Екатерина Ермолаевна Мусина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Зәй районының Сарсаз Баграж авылында күп балалы гаиләдә туа. Урта мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. 13 яшеннән колхозда эшли башлый. Сугыштан соң Екатерина Ермолаевна әти-әнисе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп, «Кызыл Йолдыз» инвалидлар артеленә эшкә урнаша. 1950 елда Фәхретдин Шиһап улы Мусинга кияүгә чыга. Лаеклы ялга Екатерина Ермолаева сәүдәдә озак вакытлар эшләп киткән. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы, ун оныкчыгы бар. Екатерина Ермолаевна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 25 июль 2019, 16:00