Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада партиянең Чаллы шәһәр комитеты беренче секретаре Рәис Беляевны искә алдылар. ГЭС бистәсендә легендар җитәкче һәйкәленә чәчәкләр салырга беренче төзүчеләр, Шәһәр Советы депутатлары, шәһәр халкы җыелды. Тантаналы чарада Яр Чаллы шәһәре мэры урынбасары Флера Андреева катнашты.

Монумент янына җыелучылар талантлы идарәченең казанышларын искә төшерделәр. Рәис Беляев «КАМАЗ»ның беренче һәм икенче чираты, Түбән Кама ГЭСы файдалануга тапшырылган героик чорда шәһәр белән җитәкчелек итте. Бу елларда Чаллыда 4 млн.кв. м. торак файдалануга тапшырылган, 40ка якын мәктәп һәм 50гә якын балалар бакчасы, Ашыгыч ярдәм медицина хастаханәсе, күп сандагы сәүдә, җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү, социаль-мәдәни объектлар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре төзелгән. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәтер митингы Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов инициативасы белән оештырылды.

Җомга, 26 июль 2019, 09:08