Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Севастопольдә, анда Кара диңгез флотында хезмәт итүче чаллылыларның хәрби частьларында булды. Делегация составында-Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Чаллы шәһәре Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов.

Визит барышында Наил Мәһдиев шулай ук Кара диңгез флотының баш командующие, вице-адмирал Игорь Осипов белән очрашты һәм хезмәттәшлекне дәвам итү турында фикер алышты. Исегезгә төшерәбез, флот составында "Чаллы" ракета катеры хезмәт итә. 2018 елның 27 июлендә Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы делегациясе белән бергә шефлыкка алынган зур ракета катерына гамәлдәге исем бирү тантанасында катнаштылар. Махсус моның өчен «КАМАЗ» ААҖ кою заводында "Яр Чаллы" дигән язу әзерләнде һәм Севастопольгә җибәрелде.

Чаллы 10 елдан артык Кара диңгез флотының хәрби частьләренә шефлык итә.

Җомга, 26 июль 2019, 16:25