Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган тантаналы чара узды. Парадта катнашучылар, шеренгаларга тезелеп, мәйданга Хәрби-диңгез Флоты флагларын тантаналы рәвештә алып чыктылар. Чараның мәртәбәле кунаклары-Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, шәһәр Ветераннар Советы вәкиле, отставкадагы өлкән лейтенант Александр Запускалов, автокаланың запастагы моряклар оешмасы советы рәисе Әмир Гайнуллин, Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Вележев катнашты.

Чара программасында мөхтәрәм кунаклардан һәм морякларның үзләреннән котлау сүзләре яңгырады. Чарада 45 нче мәктәпнең яшь армиячеләре катнашты, шәһәр яшьләре исеменнән И.Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбенең яшь армиячесе Зәмир Хамматов чыгыш ясады, Хәрби-Диңгез флоты ветераннары өчен "тере коридор" кордылар.

Тантанада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шуннан соң "мәңгелек ут"ка чәчәкләр куелды.

Дүшәмбе, 29 июль 2019, 15:52