Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәннәре Сәлимә Әхмәтша кызы Камалова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Татарстан Республикасы Мөслим районы Мәлләтамак авылында туа. Сигез сыйныфны тәмамлый. Сугыш елларында авылда төрле эшләрдә йөри. 1950 елда кияүгә чыга. 1969 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Сәлимә Әхмәтша кызы 1986 елда КАМАЗ заводыннан лаеклы ялга чыга. Ире белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге вакытта юбилярның сигез оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 29 июль 2019, 16:36