Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Роман Мугерман һәм Леонид Барышев Автозавод районында яшәүчеләр белән ишегалларын төзекләндерү планы турында фикер алыштылар. Чаллылылар белән очрашу "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында узды. Шулай итеп, 48 комплекста яшәүчеләр эскәмияләр урнаштыру, скверны төзекләндерү, тренажерлар урнаштыру һәм квартал эчендәге юлларны ремонтлау буенча тәкъдимнәр әйттеләр. 30/01, 30/03, 28/01, 28/02, 28/03 йортларда яшәүче чаллылылар ишегалларында видеокүзәтү булмау өчен борчыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 30 июль 2019, 15:31