Мы в социальных сетях

30 августта Республика һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары уздырылу сәбәпле Яр Чаллыда юлларның кайбер участокларында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу көнне 8:00 сәгатьтән 22: 00 сәгатькә кадәр Чулман проспекты буенча Рәис Беляев проспектыннан Вахитов проспектына кадәр, Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр юл ябык булачак. Шулай ук Раскольников урамы буенча Рәис Беляев проспектыннан Хәсән Туфанга кадәр хәрәкәт чикләнәчәк.

Җомга, 30 август 2019, 08:39