Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә төбәкләр башкалалары һәм Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре мэрларының эшчәнлеген бәяләүгә багышланган чираттагы тикшеренү әзерләде. 2019 елның июнь-июль айларындагы эш нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев 11 нче урынга чыкты. Элегрәк шәһәр башлыгы рейтингның 12 позициясендә иде. 

Исегезгә төшерәбез, тикшеренү объектлары булып Россиянең 88 шәһәре мэрлары тора. Алар арасына РФнең барлык субъектлары башкалаларының җитәкчеләре керә, алар арасында биш эре финанс-икътисад үзәге-Чаллы, Магнитогорск, Новокузнецк, Сочи, Тольятти да бар. Рейтингка Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре вәкилләре кертелмәгән.

Чәршәмбе, 31 июль 2019, 09:08