Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

10 августта Яр Чаллыда Төзүчеләр көнен билгеләп үтәчәкләр. 16:00 сәгатьтә чаллылыларны Яр буе паркы мәйданында концерт программасы көтә. Чара кысаларында шәһәр тарихы турында фотокүргәзмә оештырылачак. Мәйданның төп сәхнәсендә беренче төзүчеләрне, шулай ук шәһәрнең югары казанышларга ирешкән иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләячәкләр. Кунакларны искиткеч фаер-шоу белән татар эстрадасы артистлары чыгышы көтә. Бәйрәмнең төп кунаклары «Хор Турецкого» төркеме һәм хип-хоп башкаручы Feduk булачак. Кичә «Европа +» радиостанциясеннән дискотека белән дәвам итәчәк һәм зур салют белән 22:00 сәгатьтә тәмамланачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел Төзүчеләр көнен бәйрәм итү шәһәрнең барлык мәйданчыкларында да узачак. 13:00 сәгатьтә ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында, Габдулла Тукай яр буенда, «Җиңү» паркында, "Энтузиастлар" бульварында концерт программалары старт ала. «Азатлык» мәйданында 13:00 сәгатьтә интерактив мәйданчыклар эшли башлаячак. «Гренада» паркында 11:00 сәгатьтә «КАМАЗ» стадионында төзелеш тармагы һәм «КАМАЗ» ААҖ хезмәткәрләре арасында иптәшләрчә матч, шулай ук балалар футбол турниры узачак. 16:00 сәгатьтә "Энергетик" мәдәният йорты каршындагы мәйданда Е. Н.Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Шәһәр көненә багышланган истәлекле чаралар шулай ук Креселидзе бульварында оештырылачак (11:00).

Шимбә, 10 август 2019, 09:10