Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 августтан Россия Пенсия фонды 2018 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен гаризасыз яңадан исәпләячәк. Арту узган ел иминият взнослары кергән иминият пенсияләрен алучыларга да кагылачак. Чаллыда иминият пенсияләрен яңадан исәпләү 46 меңгә якын кеше алачак. Пенсия күләме фиксацияләнгән коэффициентка арта торган традицион индексациядән аермалы буларак, август исәпләве пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул югарырак булган саен, пенсиягә өстәмә дә күбрәк. Исәпләүләр нәтиҗәсендә максималь артым 2019 ел бәясе буенча, ягъни 261,72 сум күләмендә исәпләнгән өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән.

Иминият пенсиясен арттырудан тыш, пенсионерларга 1 августтан тупланма пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләр дә арттырылачак. Аларның айлык пенсияләре, 2018 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректор коэффициентын исәпкә алып, арттырылачак. Тупланма пенсия өчен ул 4,9% тәшкил итәчәк, пенсия тупланмаларын финанслау дәүләт программасында катнашучылар ала торган вакытлы пенсия түләү өчен коэффициент 5,1% тәшкил итәчәк. Әлеге яңадан исәпләү пенсионерның эше белән генә түгел (хәзерге вакытта эш бирүчеләрнең пенсия тупланмаларына күчерүләре) идарәче компанияләр тарафыннан акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләре белән дә бәйле.

Җомга, 2 август 2019, 15:37