Автокаланың Үзәк районында гомер итүче Гөлҗиһан Гыйзетдин кызы Гыйзетдиновага 100 яшь тулды. Юбиляр Мөслим районы Югары Табын авылында туа. Гөлҗиһан Гыйзетдин кызы кечкенәдән әти-әниләренә ярдәм итә, колхозда эшли. Башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге буенча Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында Мөслим авылында почтада телефончы булып эшли. Сугыштан соң Гөлҗиһан Гыйзетдин кызы кияүгә чыга һәм 1946 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы «Чаллы элеваторы»да эшли. Гөлҗиһан Гыйзетдин кызы өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы, унике оныкчыгы һәм бер оныкчыгының оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 август 2019, 08:14