Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сидоровка бистәсендә яшәүчеләр белән очрашу булды, анда "Безнең ишегалды" дигән яңа республика программасы турында фикер алыштылар. ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова һәм ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Марсель Мингалимов чаллылыларга үзләренең булачак заманча йорт яны территориясен формалаштырулары турында сөйләделәр.

«Соңгы вакытта халык белән очрашканда нәкъ менә ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре туа. Болар барысы да биш еллык проектка туры килде, ул республика президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды һәм без инде аны гамәлгә ашыра башлыйбыз. Һәр кешегә үз микрорайонындагы тормышның ни дәрәҗәдә уңайлы булуна кагылышлы фикерләрен җиткерергә кирәк. Кешеләр теләк кенә белгермичә, алга таба да актив катнашсын, төзелеш эшләренең барышын контрольдә тотсын иде. Бу мөһим эштән берәүне дә читтә калмаска чакырам», - диде Светлана Захарова.

Ишегалды схемасы күрсәтелгән картада Сидоровка бистәсе халкы төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен калдырды: тротуарлар, мәйданчыклар, машиналар йөрү өлешен киңәйтү, парковка кесәләре, өстәмә яктырту чыганаклары.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» проекты кысаларында 100дән артык ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

Җомга, 2 август 2019, 09:58