Бүген сәгать 10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориалы янында "Һава-десанты гаскәрләре көне"нә багышланган тантаналы чара узды. Чараның мәртәбәле кунаклары: Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Яр Чаллы шәһәренең Үзәк һәм Автозавод районнары буенча хәрби комиссары Рәшит Ильясов, Һава-десанты гаскәрләре һәм махсус билгеләнештәге гаскәр ветераннары Төбәкара оешмасының Татарстан Республикасы төбәк бүлеге рәисе урынбасары Алексей Старцев. Шәһәр яшьләре исеменнән Совет Герое Илдар Маннанов исемендәге Кадетлар мәктәбе яшьармиячесе Замир Хамматов чыгыш ясады. Чарада шулай ук 58 нче мәктәпнең яшь армиячеләре катнашты, алар һава-десанты гаскәрләре ветераннары өчен тере коридор кордылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 август 2019, 12:01