Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы ИТ-паркы Бизнес-инкубаторга стартапларны 36 нчы сайлап алу үткәрәчәк. Сайлап алуда катнашу өчен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә төрле карарлар эшләүче стартаплар чакырыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу проектлар идея дәрәҗәсендә дә, масштаблау этабында булган һәм халыкара базарга чыгуда ярдәмгә мохтаҗ проектлар да булырга мөмкин. Бизнес-инкубаторда алар проектны менторлы күзәтү, белем бирү программаларына керү мөмкинлеге, инвестицияләр, бухгалтер һәм юридик ярдәм җәлеп итү, үз командалары өчен заманча һәм тулысынча җиһазландырылган эш урыннары, шулай ук фикердәшләрнең актив ИТ-берләшмәләренең бер өлеше булу мөмкинлеге алачак. 

Чакырылган экспертлар Бизнес-инкубаторга кем ярдәм алачак дип сайларга тиеш. Эксперт жюрие составына эре компанияләр җитәкчеләре һәм белгечләре, бизнес-бергәлек вәкилләре, ИТ өлкәсе белгечләре һәм җәмәгать эшлеклеләре керәчәк. Гаризалар 30 августка кадәр http://startuprt.ru/ сайтында кабул ителә. 

Дүшәмбе, 5 август 2019, 15:42