Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Лениногорск районы Тукмак авылында туган Рәзинә Шакир кызы Шәйхетдиновага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Рәзинә Шакирова туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң Әлмәт районының Чупай авылына кияүгә чыга һәм анда пенсиягә чыкканчы колхозда хезмәт куя. 1986 елда Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Рәзинә Шакир кызы өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Руслан Козадаев, шулай ук ТИҮ рәисләре Светлана Исаева, Рафилә Нуриева да кушылды.

Дүшәмбе, 5 август 2019, 16:15