"Крылатый" сәламәтләндерү лагере базасында «Юнармия» II шәһәр профильле хәрби-патриотик сменасы узды. Сменада катнашучылар өчен түбәндәге чаралар оештырылды: «Лазертаг» хәрби-тактик уены; пневматик винтовкадан ату буенча шәхси һәм команда беренчелеге; кул сугышы нигезләре буенча мастер-класс; ДОСААФ хәрби техникасы күргәзмәсе; «Дислокация операциясе» уены; психотренинг уеннары; туристлык һәм сафта әзерлек буенча дәресләр, кыяга менү буенча мастер-класс; техник модельләштерү буенча мастер-класс; җирлектә ориентлашу буенча спорт-туристик уен, топографик карта буенча юнәлеш бирү; наркотикларга каршы квест-«Киләчәккә юл»уены.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 5 август 2019, 16:38