Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда йорт адресларының исемлекләрен актуальләштерү буенча эш башланды. Бу – 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәргәндә халык санын исәпкә алуның тулылыгын һәм сыйфатын тәэмин итү өчен кирәкле әзерлек эшләре. Регистраторлар урам атамаларының һәм йортларның номерлары булуын тикшерә, ышанып тапшырылган участокта маршрут бите исемлеге буенча йортларның булу-булмавын, корылмаларның (торак, торак булмаган) төрләрен, адресларның туры килмәүне ачыклый. Регистраторларның бурычларына шулай ук адреслы хуҗалыкның торышын (урам исемнәре, йорт номерлары күрсәтелгән күрсәткечләр) тикшерү дә керә. Чаллылыларның йортларына һәм фатирларына алар кермәячәк.  Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, регистраторларның үзләре белән махсус Росстат таныклыклары бар.

Хәзерге вакытта автокалада 1800 йортны тикшерделәр. Регистраторларга барлыгы сигез меңнән артык йортны тикшерергә туры киләчәк.

Сишәмбе, 6 август 2019, 13:28