Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Дәүләт архив фонды федераль, региональ һәм чит ил архивларыннан татар халкы тарихы буенча архив документларын җыю эшен алып бара. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Дәүләт архивының фәнни тикшеренүләр һәм мәкаләләр буенча директор урынбасары Илдар Шәфыйков сөйләде. Төркия президенты администрациясе каршындагы дәүләт архивлары идарәсе белән берлектә Татарстан тарихы буенча 50дән артык документ ачыкланган. Аларның кайберләренең күчермәләре өйрәнү һәм бастыру өчен ТР Дәүләт архивына тапшырылган инде. Хәзерге вакытта Татарстан тарихы буенча 1000нән артык архив эше һәм документлар ачыкланган, алар арасында 1918 елда мөселман эшләре буенча комиссариатны гамәлгә кую турындагы Халык Комиссарлары Советы Декреты, Казан губернасы башкарма комитеты рәисе Владимир Ленинга Казан делегациясен кабул итү үтенече белән хаты һәм башкалар бар.

Республиканың архив фондын тулыландыруда муниципаль архивлар да катнаша. Башкарма комитетның архив бүлеге быел «Россия Федерациясе Архив фонды документлары һәм башка документлар сакланышын тәэмин итү буенча проектларга ярдәм итү» шулай ук «Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка документларны популярлаштыру һәм куллану буенча проектларга ярдәм итү» номинацияләрендә ике республика грантын отты. 

"Яр Чаллы архивы бик кызыклы фотографияләр, Яр Чаллы шәһәрен һәм КАМАЗ заводын беренче тапкыр төзүчеләр батырлыгы буенча материал тәкъдим итте", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова. 

Республика архивларында барлыгы 7,4 млн саклау берәмлеге бар. Татарстанның Архив фонды - Россиядә зурлыгы буенча дүртенче.

Сишәмбе, 6 август 2019, 14:18