Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

9 август көнне 15:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе Шәһәр көненә багышланган "КАМАЗ һәм шәһәр: тарих һәм хәзерге заман!!!" әдәби чарасына чакыра. Үзәк шәһәр китапханәсенә керү юлындагы ачык мәйданчыкта әлеге чара шигъри форманс белән башланачак, анда язучылар, музыкантлар катнашачак. "Минем шәһәр-минем тарихым" китап күргәзмәсе Яр Чаллының тарихы, мәдәнияте һәм традицияләренә бәйле кызыклы китаплар һәм якты фотоальбомнар белән таныштырачак. Биредә үк «Чаллы җире осталары» декоратив-гамәли иҗат эшләре күргәзмәсе дә узачак. Шигърият сөючеләр өчен ирекле микрофон эшләячәк, анда һәркем Чаллы турында күңеленә хуш килгән шигырьләрен укый алачак. Шулай ук «Туган якны өйрәнү турындагы китапны китапханәгә бүләк ит» акциясендә катнашучыларны бүләкләү дә булачак. Бәйрәмнең махсус кунаклары-PLANKA MUSIC продюсерлык үзәге һәм «АЮ БАСКАН» яшьләр төркеме.

Чәршәмбе, 7 август 2019, 08:31