Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Геннадий Иванович Сергеев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Түбән Новгород өлкәсене Мордва районы Петрәй авылында крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Алга таба укырга мөмкинлеге булмый, сугыш башлана. Сугыш вакытында колхозда төрле эштә эшли. Хатыны белән ике ул тәрбияләп үстергән. Хәзерге вакытта ветеранның өч оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Яр Чаллыга 1973 елда күченә, КАМАЗга килә һәм заводка термист булып урнаша. Лаеклы ялга чыккан шунда хезмәт куя. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Геннадий Иванович үзенең хезмәт хатирәләрен Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов белән уртаклашты, район башлыгы Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская белән бергә юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котларга килделәр.

Чәршәмбе, 7 август 2019, 09:05