Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада «Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмасы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Яр Чаллы шәһәре территориясендә гамәлгә ашырыла торган иң яхшы социаль әһәмиятле проект»; «Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә коммерциячел булмаган оешмаларның иң яхшы хезмәте», «Социаль  юнәлештәге КБОның максатчан аудиториясе белән эшләү буенча иң яхшы технологиясе».

Конкурста катнашу өчен коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр "Социаль юнәлештәге КБО конкурсына" тамгасы белән konkurs.sonko@yandex.ru электрон адресына гариза тапшыралар. Шулай ук, вәкаләтле зат имзасы һәм оешма мөһере белән түбәндәге адрес буенча Башкарма комитетның Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсенә гариза бирергә кирәк: Х. Туфан пр., 23 йорт; 106 бүлмә; элемтә өчен телефон: 8(903)319-04-75, 8(951)898-12-07.

Конкурс нигезнамәсе белән монда танышырга мөмкин.

Җомга, 9 август 2019, 14:56