Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Чакырылган ата-аналарны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар һәм 66 Чаллы гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар.

Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Яр Чаллыда ана капиталы буенча 41 меңнән артык сертификат бирелгән, 34,6 мең гаилә 13,3 млрд сумнан артык акча белән файдаланган.

Сертификат алу турындагы гаризаны хәзер РПФ сайтында www.pfrf.ru Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. 

Чәршәмбе, 7 август 2019, 13:29