Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Евдокия Ивановна Степанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы хакимияте башлыгы Александр Кислов һәм ТИҮ рәисе Лилия Савельева тапшырдылар.  

Евдокия Ивановна Степанова ТАССРның Югары Ослан районы Зарубиха бистәсендә туа. Казан Дәүләт укытучылар институтын тәмамлый. Сугыш елларында кыш көне укытучы, җәй көне колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Сугыштан соң ТАССРның Красный Бор районы Азевская җидееллык мәктәбендә физика һәм математика укыта. 1956 елда  Михаил Кузьмич Степановка кияүгә чыга. 1964 елда гаилә Әгерҗегә күченә, анда Евдокия Ивановна 76 нчы урта мәктәптә математика укытучысы булып эшли башлый. 1973 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Евдокия Ивановна 8 нче урта мәктәптә укыта. Аның педагогик стажы 40 елдан артык. 1989 елдан ул район ветераннары белән иҗтимагый эш башлый. 1996 елда «Мәләкәс» префектурасының ветераннар Советы рәисе итеп сайлана. 2006-2013 елларда Комсомол районының Сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе була. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы бар. "Хезмәт ветераны" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 7 август 2019, 14:20