Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэриясендә планлаштыру һәм ызанлау проектлары буенча документларны карау һәм кызыл линияләрне күчерү өлешендә планлаштыру проектларына төзәтмәләр кертүгә кагылышлы гавами тыңлаулар узды. Аларны шәһәр төзелешен үстерү хезмәте директоры Ленар Сәлмәнов рәислегендә Җирдән файдалану һәм төзелеш буенча шәһәр комиссиясе үткәрде. Җәмәгать тыңлауларында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков катнашты.

Тыңлауларда гамәлдәге планлаштыру проектларына үзгәрешләр кертү белән бәйле биш документ каралды. Беренче булып фикер алышуга «Домкор» компаниясе гаризасы буенча 15 нче комплекс территориясе проектын чыгардылар. Сүз Сөембикә проспекты һәм Беляев урамы арасында урнашкан 19,180 кв.м мәйданлы өч җир кишәрлеге турында бара. Төзүче җир асты паркингы булган 25 катлы ике торак йортны территориядә урнаштырырга тәкъдим итә. Фатирларның гомуми саны-379.

Аннары Казан проспекты районындагы территорияне ызанлау проектына төзәтмәләр кертү белән мөрәҗәгать карадылар.

Моннан тыш, тыңлауларда катнашучылар Нагорный урамындагы кызыл линияләрне күчерү өлешендә 68 микрорайонны планлаштыру проектына төзәтмәләр кертүне буенча фикерләр тыңладылар. Әйтергә кирәк, әлеге территориядә җир кишәрлекләре шәхси торак төзелеше өчен бирелгән. Шулай ук фикер алышуга «Камский» ҖК территориясен планлаштыру проекты тәкъдим ителде. Проектның максаты - «Сакчыл ишегаллары» торак комплексын 3904 фатирга урнаштыру. Торак төзелеше территориясе – 62 га территория проектында балалар һәм спорт мәйданчыклары, аллеялар, декоратив яшелләндерү элементлары урнаштыру күздә тотыла.

Халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча комиссия Башкарма комитет җитәкчесенә карар кабул итү һәм карау өчен тәкъдим ителәчәк барлык теләкләр һәм искәрмәләрдән бәяләмә әзерләячәк.

Пәнҗешәмбе, 8 август 2019, 17:00