Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Chelny open - 2019» Төбәкара шахмат турниры узды. Төп турнирда 11,13,15 һәм 17 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар ярышты. Моннан тыш, яшь буенча чикләүләрсез барлык шахматчылар өчен ачык турнир да оештырылды. Стартка Россия Федерациясенең җиде регионыннан 181 шахматчы чыкты (Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан Республикасы, Удмурт республикасы, Коми Республикасы һәм Пермь крае).

Чаллы шахматчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 11 яшькә кадәрге кызлар арасында узган турнирда Диана Хафизова - алтын, Виктория Журавлевада бронза медаль яулады. 11 яшькә кадәрге малайлар турнирында Эдуард Шәрипов җиңүче булды. 13 яшькә кадәрге кызлар арасында турнирда Елизавета Сироткина беренчелекне алды, икенче урында Эльмира Муллина. Шул ук яшь төркемендәге малайлар арасында Тимофей Григорьев – икенче, Александр Сөнгатуллин өченче урында.

15 яшькә кадәрге кызлар турнирында Азалия Камалиева җиңде, Вусала Гусейнова өченче урынны алды. Алия Чемборисова 17 яшькә кадәрге кызлар арасындагы турнирда җиңү яулады, Наилә Чемборисова бронза медальгә ия булды. Тимур Гыйлемханов шул ук яшь категориясендә яшүсмерләр арасындагы турнирда өченче урынга чыкты.

Җомга, 9 август 2019, 11:24