Мэриядә илкүләм проектларның тормышка ашырылуына кагылышлы җыелыш булды. Шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева рәислегендә узган киңәшмәдә җаваплы затлар эшнең үтәлеше турында хәбәр иттеләр.
Бүген Чаллыда "Демография" проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында автокалада алты балалар бакчасы төзелә. Ә "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проекты аша юллар ремонтлана Абдулла Алиш урамы, Тынычлык проспекты, Муса Җәлил һәм Әлмәт трактлары буенча.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 9 август 2019, 10:38