Автозавод районында яшәүче Арианда Николаевна Шушкова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.
Арианда Николаевна Пермь өлкәсенең Усолье шәһәрендә биш бала тәрбияләнүче эшче гаиләдә туа. Туган шәһәрендә 6 нчы сыйныфны тәмамлый, сугыштан соң кичке мәктәптә укый. Сугыш вакытында тегү фабрикасында эшли. Фронт, солдатлар өчен сумкалар һәм кием тегәләр. 1944 елда Пермьгә күчеп килә. Кирпеч заводына ярдәмче эшче булып урнаша. 1955 елда кияүгә чыга, бәхетле гаиләдә өч ул тәрбияләп үстерәләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 9 август 2019, 10:52