Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыга Worldskills флагы килде. WorldSkills флагын рәсми бүләкләү тантанасы мәйданның төп сәхнәсендә узды. Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының рәсми символын Чаллының танылган "КАМАЗ-мастер" командасы автомобилендә алып килгәннәр. Флаг Халыкара космик станциядә, шулай ук WorldSkills кабул иткән 20 илдә булды.

Чаллылылар WorldSkills Russia Милли чемпионатында Татарстан Республикасы җыелма командасы копилкасына лаеклы өлеш керттеләр. Чаллы студентлары 14 медаль яулады. Чаллының Педагогика көллияте, В.Д. Поташов ис.техник көллият студентлары, политехник көллият,  Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте, Л.Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы командалары 6 алтын, 4 көмеш һәм 4 бронза медаль яулады. Татарстан Республикасы җыелма командасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) 2019 VII Милли чемпионаты финалының медаль зачетында беренче урынны алды.

WorldSkills флагы эстафетасының финал ноктасы Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык 45 нче дөнья чемпионатын ачу тантанасы булачак. Масштаблы чараны ачу һәм ябу тантанасы «Казан Арена» стадионында планлаштырылган. Исегезгә төшерәбез, WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты республика башкаласында 22-27 августта узачак. Анда 69 илдән 1 500ләп конкурсант катнашачак, алар 56 компетенциядә ярышачак.

Шимбә, 10 август 2019, 19:05