Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышында катнашкан Мария Федоровна Васильева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Жадовка бистәсендә туа. Сигез сыйныфны тәмамлый. Сугыш елларында Мария Федоровна II Украина фронтында Радистка булып хезмәт итә. 1946 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Васильев Иван Ивановичка кияүгә чыга. Газета редакциясендә хисапчы булып эшли. 1975 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Мария Федоровна КПД -240 та хисапчы булып эшли. Ире белән ике бала үстергәннәр, дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар. "Хезмәт ветераны" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева, Шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм ТИҮ рәисе Ольга Коболтяна тапшырдылар.

Җомга, 9 август 2019, 14:47