Дүшәмбе, 17 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрдә заманча бер бакча артты. Бүген капиталь ремонттан соң 33 нче «Колобок» танып-белү сөйләм юнәлеше буенча эшчәнлек алып баручы гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение 43 ел элек ачылган, бу вакыт эчендә анда капиталь ремонт үткәрелмәгән. Хәзер исә, башкарылган эшләр нәтиҗәсендә учреждениедә өстәмә рәвештә дүрт ясле төркеме ачылды. Балалар бакчасы яшь чаллылыларны дүшәмбе көнне үк кабул итә башлаячак.

Ачылыш тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов катнашты.

Тантаналы өлештә балалар үзләре нинди балалар бакчасының элек нинди булуы һәм яңартылганнан соң андагы үзгәрешләр турында сөйләделәр. Мәктәпкәчә учреждениедә 293 бала өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Медицина блогы, балаларны туган телгә өйрәтү кабинетлары, методист, педагог-психолог, өстәмә хезмәтләр кабинеты, музыка һәм спорт заллары заманча таләпләр буенча җиһазландырылган.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, барлык эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 42 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу суммага өстәмә рәвештә шәһәр бюджетыннан 3 млн сумга якын акча өстәделәр. Шулай итеп, учреждениегә Башкарма комитетның финанс ярдәменә яңа җиһазлар һәм технологик кирәк-яраклар сатып алганнар.

«Инде берничә ел дәвамында, республикада, гомумән алганда, Яр Чаллы шәһәрендә, безнең балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәрелә. Аларның күбесе 40 елдан артык хезмәт иткән. Безнең республика президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, төзүчеләребез, муниципаль хакимият ярдәме белән әлеге программа тормышка ашырыла. Минемчә, сезнең һәрберегез, бакчага кергәч, аны өр-яңа итеп күз алдына китерәсездр. Янәшәдә генә шундый ук балалар бакчасы бер ел элек ремонтланган, ә гомумән алганда, бездә шундый 20дән артык  балалар бакчалары ремонтланган», - диде шәһәр башлыгы. 

Объектта эшләрне генераль директор Феликс Бәхтигәрәев җитәкчелегендә «Медик» төзелеш компаниясе башкарган.

Билгеләп үтик, быел Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң барлыгы тугыз балалар бакчасы ачылачак. Моннан тыш, 1 сентябрьгә кадәр алты яңа балалар бакчасы тапшырылачак.

Шимбә, 10 август 2019, 15:47