Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа спорт мәйданчыгы 54 нче гимназия территориясендә барлыкка килде. Универсаль мәйданчык баскетбол, волейбол өчен җиһазландырылган уен кырыннан гыйбарәт. Биредә шулай ук урам тренажерлары да урнаштырылган. Объектны ачу тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашты.

"Бүген без физик һәм рухи тәрбия өчен кирәкле һәм мөһим булган кечкенә спорт объектын ачу өчен җыелдык. Аның күләме бер нәрсә турында да сөйләмидер дип уйлыйм. Мәктәп территориясендә спорт объекты барлыкка килүенең асылы бик мөһим, ул спортны яратучы, физкультура белән дус булган балаларга бик кирәк. Быел Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән шундый алты спорт объекты төзелә. Моннан тыш, якын арада футбол кыры барлыкка киләчәк. Без йөзү бассейны төзелешенә керештек. Ясалма бозлы ике ябык боз сарае төзелеше башлану планнары бар. Кыскасы – шәһәр, республика җитәкчелеге, шәһәр Советының депутатлар корпусы физик культура һәм спортны үстерүгә юнәлдерү өчен финанс ресурслары, акча табарга тырыша", - диде шәһәр башлыгы.

Ремонт эшләренең бәясе 2, 806 млн сум тәшкил итте. Акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Шәһәр башлыгы спорт объектын карап чыкканнан соң, футбол кыры янында төзелеш кирәклеген билгеләде. Район халкы әлеге идеяне алкышлар белән хуплады.

Чара кунакларына тхэквондо буенча күрсәтмә чыгышлар тәкъдим ителде.

Шимбә, 10 август 2019, 12:09