Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Чаллылылар 2018 елда төшерелгән Россиянең яшь режиссерларының кыска метражлы иң яхшы фильмнарын күрделәр. Яр Чаллыда VI Бөтендөнья урам киносы фестивале Азатлыкның яңартылган мәйданы амфитеатрында тамашачыларны җыйды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, урам киносы фестивале урта гасыр мәйданчыгы театры традицияләрен дәвам итәчәк. Шуңа күрә фильмнарны күмәкләп карау җәмәгать киңлегендә уза. Тамашачылар саф һавада кино карарга пледлар һәм урындыклар белән килделәр.

Фестиваль ел саен Россия һәм дөньяның ачык мәйданчыкларында 2014 елдан бирле үткәрелә. Биш ел эчендә проект миллионнан артык тамашачыны җыярга өлгергән. Проектны хуплап Никита Михалков, Владимир Познер, Павел Лунгин һәм башка мәдәният эшлеклеләре чыгыш ясады.

Ошаган фильмнар өчен тамашачылар фонарь, телефон белән тавыш бирделәр.

Шимбә, 10 август 2019, 08:30