Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев шәһәр халкын Төзүчеләр көне белән котлады. "Бүген, билгеле бер икътисадый кыенлыкларга карамастан, Яр Чаллы шәһәренең төзелеш тармагы үсә. Сәнәгать төзелеше белән беррәттән, шәһәрдә торак төзелеше актив алып барыла. Чаллы төзүчеләре ел саен 300 мең квадрат метрдан артык торак тапшыралар. Ел саен бер гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Быел без тугыз балалар бакчасын капиталь ремонтладык, шулай ук алты яңа бакча төзелә. Яңа йөзү бассейны, ике ябык боз сарае төзелеше башлана. Бер сүз белән әйткәндә, Чаллы төзүчеләренең хәзерге буыны ярты гасыр элек Кама буенда салынган иң яхшы традицияләрне намус белән дәвам итә", - диде Наил Мәһдиев.

Бәйрәмне дәвам итеп, тармакның иң яхшы вәкилләренә дәүләт һәм республика бүләкләре тапшырылды.

Шимбә, 10 август 2019, 18:13